Зо-лай-ла (Зө-Ләй-Лә)минусовка

Пар балдаклар

исполнитель: Зо-лай-ла (Зө-Ләй-Лә)

слушать
Подождите
00:00 / 04:07
скачать
Подождите, идет обработка ...

Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез
Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез
Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә
Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә

Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез
Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез
Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен
Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә

Кадерле кәләш белән кияү!
Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез!
Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез!